Азык мөһимрәк

Русия халкы җәй аенда кием-салым һәм техниканы киметеп, ешрак азык-төлек сатып ала башлаган. Шулай итеп, бу елның җәендә аяк һәм өс киеменә ихтыяҗ төшкән. Июнь аенда русиялеләр киемгә уртача 5,5 мең сум акча тоткан. Узган ел бу күрсәткеч 19 процентка югарырак булган. Ә азык-төлек өлкәсендә сатулар шактый арткан. «РБК» хәбәренчә, халык азык-төлекне 8 процентка күбрәк сатып ала башлаган.

Комментарии