Оттырдылар

«Рубин» футбол клубы быелгы сезонның соңгы очрашуында үз кырында «Уфа»га оттырып, турнир таблицасында 15нче урынны алды һәм премьер-лигадан төшеп калды. Казан командасы очрашуның соңгы минутында пенальтидан файдалана алмады. Моңа да карамастан, «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий Казаннан китмәячәк, үз вазифасында калачак. «Рубин» премьер-лигада 2003нче елдан бирле чыгыш ясап, ике мәртәбә Русия чемпионы булган иде.

Комментарии