- 27.01.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
24нче гыйнвар көнне билгесез ир-ат Тукай районы Биклән авылы мәктәбендә бомба куелганы турында хәбәр итә. «Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм һәм сездән үч алырга телим. Йөзләгән корбан булачак», – дигән ул һәм 1 млн сум акча таләп иткән. Балаларны һәм өлкәннәрне мәктәптән эвакуацияләгәннәр. Хәзер авторның шәхесен ачыклыйлар.
Комментарии