Кораллыны таный

Русиядә мәктәп янына якынлашучы кораллы кешеләрне ачыклый торган камера системасын сыный башладылар. Ул мылтык, винтовка һәм зуррак пистолетны таный ала. Куркыныч булган очракта система мәктәп сакчыларына сигнал бирәчәк. Җавап бирүче табылмаса, мәктәпкә керү ишекләре ябыла һәм полициягә сигнал җибәрелә.

Комментарии