Машина алырга?

Дәүләт Думасының ЛДПР фракциясе яшь гаиләләргә үзебездә җитештерелгән машина сатып алуга 1 миллион сум күләмендә сертификат бирергә тәкъдим иткән. Закон проекты буенча, ул 30 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә бирелергә тиеш. Тик сертификат акчасын түләүгә кертеп, бары тик 5 ел үткәч кенә, әлеге машинаны үзеңә алып булачак. Бу кагыйдә мошенниклардан саклану өчен кирәк, дип аңлата «Казанферст».

Комментарии