Бай ректорлар

Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте Казан югары уку йорты ректорларының хезмәт хакы турында мәгълүматлары белән уртаклашты. 2022нче елда иң югары хезмәт хакы алучы – КФУ башлыгы Ленар Сафин. Ул айга 579 мең сум акча эшли. КХТИ ректоры Юрий Казаков аена 544 мең сум ала. КДЭУ башлыгы Эдвард Абдуллазяновның айлык хезмәт хакы – 527, ә КАИ ректоры Тимур Алибаевныкы – 489 мең сум.

Комментарии