Пенсияңне алдан бел

Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы булачак пенсия күләме хакында алдан ук мәгълүмат бирә башлаячак. Министр Антон Котяков шул хактагы боерыкны имзалады. 40 яше тулган хатын-кызлар һәм 45 яшен тутырган ирләр булачак пенсияләренең иминият өлешен «Госуслуги» сайтыннан карап белә алачак. Мәгълүмат өч елга бер тапкыр яңартылып торачак. Карар 2022нче елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керә.

Комментарии