Хакы күтәрелде

Казанда муниципаль предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хаклары арткан. Аерым алганда, йөк төяүче машина йөртүчеләре 55-60 мең сум акча ала башлаячак. Хезмәт хакын арттырганнан соң, әлеге тармакта кадрлар җитмәү проблемасы хәл ителер, шәһәр вакытында кардан чистартылыр, дип ышаналар шәһәр Башкарма комитетында.

Комментарии