Бетермәкчеләр

Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарын Сосновский балтырганыннан чистарту өчен 1,7 миллион сум акча тотылачак. Эшләр шәһәр бюджеты хисабына башкарыла. Балтырганга каршы көрәш 14нче октябрьгә кадәр барачак. Әлеге үсемлек Казанда барлыгы 288 922 квадрат метр мәйдандагы җирне зарарлаган.

Комментарии