Балалар өчен

Бу елның җәендә Казанның 13 меңнән артык укучысы шәһәр читендәге 23 лагерьда ял итәчәк. Җәйге ял сезоны 1нче июньнән башлана. Муниципаль лагерь өчен 18 көнлек сменага ата-аналар кертеме – 7-12,7 мең сум, калганы республика һәм муниципаль бюджеты тарафыннан каплана. Ә авыр тормыш хәлендә булган 969 бала бушлай ял итәчәк.

Комментарии