- 24.03.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда ашыгыч медицина ярдәме станциясе табибы Юрий Обрезков Русия Рекордлар китабына кертелгән. Ул иң өлкән табиб буларак тарихка кереп калачак. Рекордны теркәгәндә, медикка 81 яшь тә 5 ай һәм 13 көн булган. Табибның бу казанышы турында сертификатны 2019нчы елның декабрендә биргәннәр. Ә 2022 елда ул Русия Рекордлар китабына эләккән.
Комментарии