- 24.03.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
1нче июльдән шәхси йортларны электр утына тоташтыру хакы 1 кВт өчен 4 мең сумга җитәчәк. «Известия» хәбәренчә, 2022нче елның 1нче июленә кадәр аның бәясе 550 сум тәшкил иткән, соңрак 3000 сумга җиткән. Быел исә электр утына тоташтыру хакы 4000 сумга җитәргә мөмкин. Ә 2024нче елда ут кертү бәясе тагын да артып, 1 кВт өчен 5 мең сумга җитәчәк. Шулай итеп, шәхси йортны 15 кВт челтәргә тоташтыру өчен 75 мең сум түләргә туры киләчәк.
Комментарии