Бәхетлеләр кайда?

Илнең иң бәхетле шәһәрләре билгеле. Беренче бишлеккә Татарстанның Чаллы шәһәре дә эләккән. Автокалада яшәүчеләрнең 89 проценты шулай дип белдергән. 20нче март – Халыкара бәхет көне уңаеннан, русиялеләрдән: «Сез бәхетлеме?» – дип сораганнар. Әлеге тикшерүне илдәге иминият фондларының берсе үткәргән. Тормыштан канәгать булып яшәүчеләр барыннан да бигрәк Хабаровск шәһәрендә күбрәк икән. Шәһәр халкының 92 проценты бәхетле булуын әйткән. Икенче һәм өченче урыннарда – Әстерхан һәм Оренбург (һәркайсының 91 процент).

Комментарии