- 24.03.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанның Нурлат районында балалар бакчасы мөдире хезмәткәрләренең премиясен үзләштерүдә гаепләнә. Суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләгән. 2021нче елда мөдирнең алты хезмәткәргә премия язуы ачыкланган. Шуннан соң ул, янәсе, бухгалтерлык кәгазьләрендә хата киткән, дигән булып, акчаның бер өлешен үзенә алган. Шулай итеп, бакча мөдире 47 мең сум акча үзләштергән. Хөкем алдына баскан хатын-кыз үз гаебен танымаган.
Комментарии