Йокысызлык

Мәскәүдә 16 яшьлек яшүсмер йокысызлыктан үлгән. Анда сирәк очрый торган йокысызлык авыруы ачыкланган. Беренче мәгълүматлар буенча, баланың үлем сәбәбе дә шул. Бу авыру дәваланмый һәм нәселдәнлек белән бәйле. Дөньяда йокысызлык авыруыннан интегүче 41 гаилә бар. Йокы даруларын куллануның нәтиҗәсе юк, чөнки авыру йокы механизмын юкка чыгара.

Комментарии