- 24.01.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда яшәүчеләр татар телен бушлай өйрәнә ала. 1нче февральдән Русия ислам институтында «Без – татарлар» курсы башлана. Дәресләр өч ай дәвамында алып барылачак. Аларда татар теленнән тыш, ислам нигезләрен, татарлар тарихын, тәҗвидне өйрәнергә мөмкин булачак. Укулар атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә кичке 18.00дан 21.00 сәгатькә кадәр узачак.
Комментарии