Транспортта мәхшәр

Казанда җәмәгать транспортында QR-код кертелгәннең беренче көнендә өйләгә кадәр генә дә, коды булмау сәбәпле, 1516 кешене транспорттан төшереп калдырганнар. Бу гомуми пассажирлар агымының 0,23 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. QR-код күрсәтүдән баш тарткан пассажирлар аркасында берәр сәгатькә кадәр тоткарланулар булган, андый очракларда полиция чакыртырга туры килгән. Телеграм-каналлар язуынча, 31нче маршрут автобусында коды булмаган бер кеше үзенә билет сатмаган кондукторга суккан, күзенә борычлы баллоннан сиптергән. Кондуктор полициягә гариза язган. 43нче автобуста берәү хатын-кыз кондукторның йөзенә суккан.

Комментарии