Кыш бабайга хат

«Альпари» хәйрия фонды традицион «Кыш бабайга хат» акциясен башлап җибәрде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, опекадагы, шулай ук күп балалы һәм авыр хәлдәге гаиләләрдә үсүче балалар, Яңа елга нинди бүләк алырга теләүләрен әйтеп, хатлар язганнар. Теләге булганнар, бүләк сатып алып, «Альпари» хәйрия фондына (Калинин урамы, 48, 107нче офис) китерә яки илтеп бирүне рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, фондка уенчыклар, китаплар, конструкторлар китерергә ярый, алар Татарстан районнарында яшәүче аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак. Акция 20нче декабрьгә кадәр дәвам итә.

Комментарии