Сыерлар ярыша

Безнең илдә беренче тапкыр күп сөт бирә торган сыерларның Бөтенрусия конкурсы узачак. Ул 6-9нчы июльдә «Казан Экспо» янәшәсендәге кырларда үтә. Бирегә Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Ульяновск өлкәсеннән һәм Татарстаннан иң яхшы сыерлар килә. Конкурста җиңүче сыерларны матурлык конкурсындагы критерийлар буенча билгеләячәкләр. Экспертлар сөтлебикәнең гәүдә формасына, күкрәк киңлегенә, арка линиясенә, йөрешенә, аяк-тоякларының торышына игътибар итәчәк. Хайванның темпераменты да исәпкә алына.

Комментарии