Яңа ел кирәк

Русиядә яшәүчеләрнең күпчелеге, Украинада барган махсус хәрби операциягә карамастан, Яңа елны бәйрәм итүнең традицион форматларын – балалар өчен чыршы бәйрәмнәрен, урамнарны һәм сәүдә үзәкләрен бизәүне саклап калуны хуплаган. Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты шәһәрне бизәү яклы, 14 проценты яңа иллюминация алуга тотылган чыгымнарны да хуплый, 44 проценты салютларсыз бәйрәм бәйрәм түгел дип саный.

Комментарии