Татарча укыйлар

Әфганстан татар иҗтимагый-мәдәни фонды рәисе, Кабул шәһәренең Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан әфган мәктәпләрендә татар телен укытуда ярдәм күрсәтүен сораган, дип яза «Татар-информ». «Яңа хакимият татарларны таныды. 12 провинциядә мәктәпләрдә татар теле укытылачак. Онлайн укытуны оештыру, укытучылар әзерләү, укыту кулланмалары белән тәэмин итү, программалар әзерләү өчен ярдәм кирәк», – дигән Забихулло Надери.

Комментарии