Паспорт – телефонда

2022нче ел ахырында Русиянең өч төбәгендә электрон паспортны гамәлгә кертү башлана. Татарстан – шуларның берсе. Документ ике төрле булачак. Беренчесе – смарт-карта, икенчесе – QR-кодлы мобиль кушымта. Смарт-карта гадәти паспортны алыштырачак, аның чибына кирәкле барлык мәгълүматлар, шул исәптән кешенең бармак эзләре кертеләчәк. Икенчесе – мобиль кушымта. Кайбер очракларда смарт-картаны күрсәтмичә, телефондагы мобиль кушымтаны ачу да җитәчәк.

Комментарии