Имтиханга әзерлиләр

24нче сентябрьдә Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында математика фәне буенча түләүсез дәресләр узачак. Аны математика укытучысы, төп дәүләт имтиханнарына һәм БДИга әзерлек буенча белгеч Розалия Әхмәтшина үткәрә. Бу көнне 15.00дән 15.50гә кадәр 10-11нче класс укучылары «Рациональ һәм иррациональ тигезләмәләрне чишү» темасына дәрес тыңлый ала. 8 һәм 9нчы класс укучылары өчен дәресләр 17.00 сәгатьтә башлана. Дәресләргә +7 (937) 004-99-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Комментарии