- 21.09.2021
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Илнең Югары суды русиялеләргә бакчачылык өчен билгеләнгән җирләрдә авыл хуҗалыгы хайваннарын тоту, кош-корт асрауны тыйды. Мал-туарны шәхси хуҗалыкта гына асрарга була. Закон бозган очракта, кимендә 10 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк, дип искәртә «РИА Новости». Бакча җирләрендә фәкать җиләк-җимеш, яшелчә үстерергә һәм умартачылык белән шөгыльләнергә мөмкин. Соңгы очракта күршеләр белән киңәшләшергә кирәк.
Комментарии