Табиб кыйналган

Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков урамы 15нче йорт янында табибларга һөҗүм иткәннәр. Авыр хәлдәге авыруга ярдәм күрсәтү вакытында табиблар янына бер хатын-кыз килеп баса һәм кычкыра башлый. Медицина хезмәткәрләре аннан комачау итмәвен сорыйлар һәм ярдәм итү чараларын дәвам итәләр. Ашыгыч ярдәм машинасы ишегалдыннан чыга башлаган вакытта, аларның юлын «ВАЗ-2115» автомобиле бүлә. Машинада өч кеше, шул исәптән тавыш куптарган хатын-кыз да була. Табиблар пациентның хәле авыр икәнен аңлата, узарга рөхсәт сорый, әмма тегеләре аларга каршы чыга. Фельдшер белән машинадагы өч ир арасында җәнҗал куба. Шуның аркасында 56 яшьлек табиб төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. «Авиатөзелеш» полиция бүлеге хәзер әлеге факт буенча тикшерү уздыра.

Комментарии