Бәясе арткан

Росстат мәгълүматлары буенча, августта Русиядә бер килограмм карабодай ярмасының уртача бәясе 102,51 сум тәшкил иткән. Бу узган ай белән чагыштырганда 0,3 процентка һәм узган ел белән чагыштырганда 17,8 процентка күбрәк. Соңгы тапкыр карабодай бәясе 2011нче елда 100 сумнан арткан иде.

Комментарии