Яшьләр көне

 

26нчы июнь көнне Балтач районында Яшьләр көне уңаеннан «Сабантуй» ял паркы территориясендә бәйрәм узачак. Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана. Өч мәйданчык – гастрономия, күргәзмә һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк. Бәйрәм символы булып бер метр диаметрлы һәм 50 килограмм авырлыктагы бәлеш торачак. Бу – Русиядә иң зур милли татар пирогы булачак.

 

Комментарии