Симерү яный

Татарстанда мәктәп яшендәге балаларның һәр дүртенчесе симерүдән интегә. Белгечләр республика мәктәпләрендәге туклануны тикшереп карагач, әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Башлангыч класста укучыларда симерү очраклары аеруча күп күзәтелә. 1-4нче класста белем алучы 100 баланың 32сендә шундый проблема бар. Иң түбән күрсәткеч – югары класс укучыларында (100 баланың – 11ендә).

Комментарии