Пластик бетә?

Русиядә яшәүчеләр бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан коры калырга мөмкиннәр. «Известия» хәбәренчә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы пластиктан эшләнгән 28 төрле товарны Русиягә кертүне тыярга җыена. Шулай ук пакет, пластик контейнер, колак чистарткыч мамык таякчыклары да тыюга эләгергә мөмкин. Аларны таркала торган пыяла, кәгазь һәм агач әйберләргә алыштыруны күздә тоталар.

Комментарии