Шикле депутат

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәнов наркотиклар саклауда шикләнелә. Депутатны 17нче сентябрьдә Казанның Беломор урамында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Тәртип сакчылары ир-атның юлга полиэтилен капчык ыргытканын күреп алган. Аны экспертизага җибәргәннәр. Капчык эчендә 1,88 грамм наркотик матдә табылган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. 

Комментарии