- 20.09.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда 2023нче елның гыйнвардан июльгә кадәрге чорында барлыгы 25059 кеше вафат булган, 20711 бала туган. Халыкның табигый кимү күрсәткече азайган: 2022нче елда – 5797 кеше булса, 2023нче елда – 4348 (1449 кешегә кимрәк). Быел Идел буе федераль округында барлыгы 217043 кеше вафат булган. Узган ел белән чагыштырганда 19206га кимрәк күрсәткеч бу. Туучылар саны да кимегән: 2023нче елда 133142 нарасый дөньяга аваз салса, 2022нче елда – 136759.
Комментарии