Чүптән азат иттеләр

Узган атнада Татарстанда Бөтенрусия «Яшел Русия» дип аталган өмә узды. Анда 500дән артык кеше катнашты. Алар бер сәгать эчендә «Изумруд» күленнән 2895 килограмм чүп җыйды. Аны шундук сортларга аерып та бардылар. Шулай итеп, 115 капчык пластик, 95 капчык пыяла,10 капчык металл җыелды.

Комментарии