Азрак кавышалар

Быелның гыйнвар – июль айларында республикада 8395 пар аерылышкан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гаилә таркатучылар саны 221 парга, ягъни 2,7 процентка күбрәк.
«Росстат» мәгълүматлары буенча, ел башыннан бирле аерылышучылар саны бөтен Идел буе федераль округында арткан. Иң зур күрсәткечләр Мари Илендә (+8,2 процент), Пермь краенда (+7,9 процент) һәм Саратов өлкәсендә (+5,8 процент) теркәлгән. Ә менә өйләнешүчеләргә килгәндә, быелның җиде аенда Татарстанда 12675 гаилә төзелгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, алтын балдак киючеләр 135 парга, ягъни 1,1 процентка азрак.

Комментарии