- 20.09.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
«SuperJob» сораштыру үткәрү сервисы Уфада яшәүчеләргә бәхет өчен аена 205 мең сум кирәк дип ачыклаган. Бу ресурс бөтен ил буенча респондентлардан үзләрен бәхетле хис итәр өчен күпме акча кирәклеге турында сораштырган. Мәскәүлеләр иң зур сумманы әйткән (265 мең сум), Санкт-Петербург һәм Владивосток халкы да шул тирә акча алып яшәргә тели (230 мең), Хабаровск халкы 220 мең сумга да риза. Акчага бик исләре китми торган иң тыйнак кешеләр Ярославльдә, Барнаулда, Кировта, Волгоградта һәм Әстерханда яши. Аларга ай саен 177 – 180 мең сум гына килеп торса да, бәхетлерәк хис итеп яшәр идек, дигәннәр.
Комментарии