Юл аркылы чыксаң

Тимер юл аркылы үткәндә хокук бозган өчен штрафны 100 сумнан 2 мең сумга кадәр арттырырга, дигән закон проектын РФ Хөкүмәте хуплаган. «Российская газета» хәбәренчә, 2018нче елдан алып хәзерге вакытка кадәр Мәскәү өлкәсе чикләрендәге тимер юл объектларында 2340 бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә 2396 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 1652се үлгән.

Комментарии