Ветераннар өчен

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен таксида бушлай йөрү программасы ел азагына кадәр гамәлдә булачак. Ветераннар, сәфәр максатына бәйсез рәвештә, шәһәр буйлап таксида ел азагына кадәр 3 мең сумга кадәр бушлай йөрү мөмкинлегенә ия. Таксины социаль хезмәт учреждениесе белгеченә шалтыратып чакырырга мөмкин.

Комментарии