Кредит алалар

2022нче елның августында Татарстан халкы автомобиль сатып алуга 2767 кредит алган. Бу июль ае белән чагыштырганда 15,1 процентка күбрәк. Августта бирелгән автокредитлар саны буенча Татарстан Русиянең 30 лидер төбәге арасында 4нче урында тора. Топ-3кә Мәскәү (3455), Мәскәү өлкәсе (3109) һәм Санкт-Петербург (2900) эләккән.

Комментарии