Алдаганнар

Чаллыда укучы кыз социаль челтәрләрдә күрәзәче белән танышкан. Ул аңа кызда көчле бозым бар дип әйткән һәм ярдәм тәкъдим иткән. Мәктәп укучысы бозымны чыгару өчен күрәзәчегә гаилә бюджетыннан 76 мең сум акча алып биргән. Кызның әнисе әлеге хәл турында белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарии