Киметмәкчеләр

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәмер куллануны киметү өчен яңа чаралар әзерли. Спиртлы эчемлек сатуның минималь яше дә артырга мөмкин. «Интерфакс» хәбәренчә, хәмер рекламалауга өстәмә тыю кертү, аны пропагандалау һәм куллану өчен административ җәза чарасын кырысландыру, төбәкләргә үз чикләүләрен кертүгә хокук бирү, хәмерне ташламалы бәядән сатуны тыю кебек өстәмә чаралар да кулланмакчылар.

Комментарии