Акча бирелә

2024нче елның 1нче гыйнварыннан Русия Хөкүмәте хәрби табиб һәм медицина персоналына ярдәм күрсәтү программасын гамәлгә ашыра башлый. Мондый эшне сайлаучы табиб, фельдшер һәм шәфкать туташлары 500 меңнән 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган компенсацион түләүләр алачак. Акча күләме хәрби частьләрнең урнашкан җиренә бәйле. Әйтик, илнең төньяк төбәкләрендәге хәрби үзәкләрдә эшләүче табиблар өчен түләү күләме – 2 миллион, фельдшер һәм шәфкать туташлары өчен – 1 миллион сум.

Комментарии