Яңа театраль премия

Татарстанның Әлмәт театры тәкъдиме белән, театр сәнгате өлкәсендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен Зәкия Туишева исемендәге премия бирелә башлый. Аңа Татарстанның кече шәһәр театрлары хезмәткәрләре дәгъва кыла ала. Алар – Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама, Әтнә, Бөгелмә һәм Буа театрлары. Шулай ук республиканың халык театрларыннан да гаризалар кабул ителә. Өч лауреатның берсе халык театры вәкиле булачак.

Комментарии