Гаебен таныды

Татарстан Югары судында Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырып, 9 кешенең гомерен өзгән Илназ Галәвиев эше буенча гаепләү карарын игълан итә башладылар. Гаепләнүчегә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү, гомумкуркыныч ысул белән кылынган һөҗүм итү, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланмалар җитештерү һәм саклау, шулай ук чит милекне аңлы рәвештә юк итүдә һәм зарарлауда гаепләү белдерелде. Галявиев үз гаебен тулысынча таныды.

Комментарии