Кагыйдәләре бар

Татарстанда эт-мәче асрау һәм аларны урамда йөртүгә карата өстәмә таләпләр билгеләнә. Әйтик, берничә гаиләне үзенә сыендырган коммуналь фатирда йорт хайванын барлык милекчеләрнең язмача ризалыгы белән генә асрарга мөмкин. Этне бары тик койма белән уратып алынган ишегалды яки бакчада гына бәйсез йөртү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта эт барлыгын кисәтеп, капкага тиешле язу урнаштырырга кирәк булачак. Исерекләргә урамда эт белән йөрү тыела. 14 яшькә җитмәгән балалар да аларны үзләре генә урамда йөртә алмый.

Комментарии