Чүп ташлаган өчен

11нче гыйнвардан Русиядә Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр үз көченә керде. Хәзер машинадан юл читенә чүп ташлаучыларны күзәтү өчен автомат камералар урнаштыру рөхсәт ителә. Хокук бозучыларга 30 мең сумга кадәр штраф яный. Вазыйфаи затларга ул – 60 мең, юридик затларга 100 мең сумга кадәр җитә. Камера машина номерын ачыклаганнан соң штраф автомобиль хуҗасына почта аша җибәреләчәк.

Комментарии