Тиешлесен киметмиләр

Яңа елның беренче 15 көнендә Татарстанда яшелчә һәм иткә бәяләр кискен арткан, ә аракы арзанайган. Помидорның килограммы – 15,5, ә кыярныкы 13,9 сумга кыйммәтләнде. Иткә дә бәяләр сизелерлек артты. Сарык ите – 4,7, ә сыер ите 7,16 сумга кыйммәтләнде. Аның каравы, бер литр аракының бәясе 594,7 сумнан 574,8 сумга кадәр кимеде.

Комментарии