Каршы киләләр

Узган атнада Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең төгәл урыны билгеләнде. Ул Казансу буенда, Кирмән каршында урнашачак. 15нче гыйнвар көнне аның төзелешенә каршы петиция чыкты. Ул Русиянең табигать ресурслары һәм экология министрлыгына атап язылган. «Бу урын Казан халкы өчен дә, туристлар өчен дә саф һавада йөреп кайту зонасы, ял зонасы булып тора. Мондый масштабтагы мәчет торак массивында урнашырга тиеш түгел», – диелә документта.

Комментарии