Яңа сезон яңа әсәр белән

Тинчурин театрында «Хан кызы Турандык» (12+) спектакленең репетицияләре гөрләп бара.

Итальян драматургы Карло Гоцциның «Турандот» әсәре Кәрим Тинчуринның ирекле тәрҗемәсе буенча куела. Режиссеры – Сәрдәр Таһировский (Венгрия). Спектакльнең премьерасы 15нче сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителәчәк һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышлана. Шул ук көнне театр үзенең яңа сезонын да ача.

Комментарии