Янгын

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан лак-буяу продукциясе һәм көнкүреш химиясе җитештерүче «Хитон» предприятиесе территориясендә янгын чыккан. Аның мәйданы 1 мең квадрат метрга җиткән. Янгын сүндерүдә 110 кеше, шул исәптән 34 техника катнашкан. Зыян күрүчеләр юк. Беренчел мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе – электротехника җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Комментарии