Азат итәрләрме?

Русиядә кайбер кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларын гамәлдән алырга уйлыйлар. Болар – гаиләдә туендыручысын һәм эшкә сәләтен югалтучылар. Беренче кварталда илебездә яшәүчеләрнең ТКХ бурычлары 804,5 миллиард сумга җиткән. Бу – рекордлы күрсәткеч. «Известия» хәбәренчә, бурычлы булу-булмауларына карамастан, аз керемлеләрнең барысы да «коммуналка» өчен түләүгә субсидия алырга тиеш. Әлегә мондый пособие бирелми.\

Комментарии