- 15.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган: бала үлем хәлендә. Бу хәл узган шимбәдә Яңа Мәскәүдә булган. Ана кеше коляскада йоклап яткан сабыен 1-2 минутка урамда калдырып, өенә кереп киткән. Кире чыккач, ни күрсен: эт, сабыйны коляскасыннан тартып төшергән дә, ботарлаган. Бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Сабыйның корсагы, җилкәсе, аяклары җәрәхәтләнгән, баш миенә зыян килгән. Аңа операция ясаганнар, әмма ул бик авыр хәлдә. Фаҗига буенча «Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу» һәм «Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатканнар.
Комментарии